Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Минзәлә-информ» журналисты районның иң өлкән кешесе белән аралашты

Район социаль яклау хезмәте бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча Мәчтүрә Мирзаян кызы Усманова бүгенге көндә Минзәләнең иң өлкән кешесе булып тора

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

«Вакыт сатып алынган түгел..»

Карап торышка, Мәчтүрә әбигә, күз тимәсен, 103 яшь димәссең. Чәй өстәлен дә безнең әңгәмәдән соң үзе җәһәт кенә әзерләде ул.

— Чәйне кайнар итеп эчсәң генә әйбәт, улым. Шикәрне күп салмаска, ә менә ак майны күбрәк ашарга кирәк, ул организмга бик файдалы. Аша инде, коры чәй ярамас. Менә монысы өй помидоры, кыяр, кура җиләгеннән дә авыз ит, — дип кыстый-кыстый, үзенең киңәшләре белән уртаклашты.

«Вакытыгызны алам инде», дим үзем дә, олы кешене мәшәкатьләгенемә борчылып. «Сатып алынган вакыт түгел бит, үзебезнеке», дип җор итеп җавап кайтара ул шунда ук.

Бергә яшәмәсәләр дә, һәрдаим аңа күз колак булып торучы, атна саен мунча кертүче оныгы, техникумда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиева да:
— Әби безнең шундый ул, үзе ашлар пешерә, гает көннәрендә «коймакка килегез», дип тә шалтырата. Әле камыр ризыкларын аның кебек тәмле, оста итеп пешерүчеләр дә, мөгаен, бик аздыр, — ди әбисе турында. 

«Аяклар гына бераз сызлый, туңа башлады. Элек авылыбызда җәй көне дә ак итек киеп йөри торган бер бабай бар иде. Без, бала-чага, аны „әллә саташа инде“, дип әйтә идек. Хәзер үзем дә шулай йөрим, итекне салган юк», — дип шаярта ак әби.

Данлы һәм дәһшәтле чорларның замандашы

Мәчтүрә әби тумышы белән Әтрәкле авылыннан, 1920 елның 1 июлендә Мирзаян һәм Хөсниҗиһан гаиләсендә дөньяга килә. 4 кыз арасыннан өченчесе була ул. Үз авылларында әле латин графикасы нигезендә белем ала. «1926 елда укырга кердем, — ди, үзе дә әлеге датаның никадәр шаккатыргыч һәм кызыклы яңгыраганын аңлап көлеп. — Исеме әле дә истә калган, укытучыбыз Сираҗетдин абый бик гыйлемле,акыллы кеше иде», — дип хатирәләре белән уртаклаша ул. Биредә 4 сыйныф башлангыч белем алгач, Татар Мөшегесе авылында өч ел белем ала. Аннан соң Минзәләгә техникумга укырга керергә килә. «4 егет, өч кыз килдек, әмма техникум бикле иде, шуңа кайтып киттек», — дип искә ала Мәчтүрә әби. Шуннан соң ул гомерен авылда хезмәткә багышлый.

— Колхозга әтиебез беренчеләрдән булып керде, -ди үз гомерендә бик күп тарихи вакыйгаларның шаһиты булган әби. — Авылыбызга тракторист булып Калморзадан килгән иде, шул егеткә кияүгә чыктым, шул авылга күчендем. Ул сугышта һәлак булды.

Бөек Ватан сугышы елларында Мәчтүрә әби колхозда кладовщик булып эшли. Үз хезмәтен намус белән башкара ул. 

— Бик авыр булды. Кечкенә генә Калморзадан сугышта һәлак булучылар бик күп иде. Әлбәттә, Җиңү көнен зур шатлык белән каршы алдык, — дип искә ала ул чорны.

Буыннар бәйләнеше гаиләдән башлана

Кайтучылар арасында Зиннур исемле егет тә була. Алар Мәчтүрә белән бик матур гаилә тормышы корып җибәрәләр. «Зиннур минем урынга кладовщик булып эшкә керде, ә мин гомер буе колхозда эшләдем. Уйлап кара, гектарлап чөгендер эшкәртә идек. Ихатада, малын, кош-кортын асрадык», ди. Элеккеге Калморза авылы беткәч тә, шунда өч гаилә калып, 1987 елга кадәр гомер итәләр. Ә аннан соң Минзәләгә күчәләр. Дин юлыннан китәләр. Сүз уңаеннан, аеруча ипле, акыллы мәчет карты Зиннур бабай Усмановны әле бүген дә күп минзәләлеләр яхшы сүз белән һәм сагынып искә алалар. 

— Мин әби белән үскәч, ул бөтен нәрсәгә: ничек гаилә тормышын алып барырга, ирне хөрмәт итәргә, балаларга дөрес тәрбия бирергә, төрле догалар укырга өйрәтте, -ди аның оныгы Венера. —Әле тагын шунысын әйтәсем килә әби дә, бабай да бик уңай кешеләр булгач, үткәннәрне авыр, караңгы итеп искә төшергәннәрен белмим. Әбиебез бик ярдәмчел, юмарт. Әле һаман да үз-үзен карап тора, акыллы киңәшләрен бирә, яшим дип яши.

Мәчтүрә әбинең, беренче никахтыннан Сәбхиямал исемле кызы, икенче никахтан Мәгъданур, Фәхренур исемле уллары була. Бүгенге көндә алар өчесе дә вафат инде.

— Мәгъданур кечкенә чакта, әле Калморза авылында яшәгән чакта суда батып үлде. Бала кайгысыннан да авыры юк ул, улым, -дип йөрәк ярасы белән дә уртаклаша ул. Фәхренурлары Минзәләдә матур гына гаилә корып, өч бала тәрбия үстерәләр. Кызганыч, ул да ике ел элек вафат булган. «Киленем Зәйтүнәдән уңдым, бик акыллы, балаларына дөрес тәрбия бирде», ди Мәчтүрә әби. Бай әбинең 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Хәзер оныкчыкларының да балалары бар икән инде.

Үзең яхшы булырга кирәк

— Балалар исән-имин яшәсен, тормыш матур булсын дип көн дә дога кылып яшим. Бүген дә бер намазны да калдырмыйм, көн саен Коръән сурәләрен укыйм. Соңгы елларда уразаны гына тота алмыйм, — ди Мәчтүрә әби. Район газетасы, телевизор-радио аша хәбәрләр, яңалыклар белән таныша.«Русча өйрәнәлмәдем шул, тапшыруларны татарча гына карыйм һәм тыңлыйм», ди ул.

— Гомер тиз үтә. Иң мөһиме, үзең әйбәт булырга кирәк. Күз тимәсен, кешегә яхшы булгач, күршеләр белән дә дус-тату торабыз. Үзләре дә гел ярдәм итәргә әзер булып торалар. Балаларны, оныкларны әйтәсе дә юк. Шәһәрдән дә күп кеше хәл белеп, хәер кертеп китә, — ди тормышның асыл мәгънәсе яхшы гамәлләр кылуда икәненә ишарәләп игелекле ак әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев