Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов җитәкчеләрне Яңа ел белән котлады
Яңа елга аяк атлаган вакытта һәркем үткән елга йомгак ясап, киләсе елга планнар кора.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
“Ялкын” яшьләр үзәгендә Минзәлә районы җитәкчеләре белән очрашу вакытында район башлыгы Айдар Салахов та узып баручы елда район күләмендә башкарылган эшләргә йомгак ясады.
–Бүгенге киеренке вакытта без бердәм булып, үз эшләребез, үз гамәлләребезгә җаваплы карап, аларны җиренә җиткереп башкарып ил сагында торучы егетләребезгә булышлык күрсәтә алабыз. Районда төрле тармакларда күп эшләр башкарыла. Киләсе елда да шушы темпта, шушы составта эшләүне дәвам итәчәкбез. Һәммәгезне дә Яңа еллар белән котлыйм. Илебезгә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет-шатлыклар телим, – диде район башлыгы.
“Ялкын” яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова да җитәкчеләргә Яңа ел теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев