Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгының Җирле үзидарә көне белән котлавы

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез– Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Сез көн саен төрле мәсьәләләрне хәл итәсез, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә эшлисез. Бу хезмәтнең бер максаты– районда яшәгән һәр кешенең тормышын лаеклы итү, яхшырту. Бу катлаулы, әмма мактаулы миссияне үтәү эшкә булган намуслы караштан һәм таләпчәнлектән башка мөмкин түгел.

Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм игелек телим! Эшегездә, планнарыгызда һәм инициативаларыгызда һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!

Реклама

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев