Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы игенчеләре уракның 63 процентын төгәлләделәр
Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 4485 гектар бөртекле культураларының һәр гектарыннан 27,7 центнер уңыш җыеп алдылар.
(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)
Барлыгы 64877 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә район буенча арпадан-23,7ц., сабан бодаеннан-25,7ц., борчактан-11,4ц., солыдан 18,3 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 24,7 центнер тәшкил итә. Район буенча көзге бодай урагы тәмамланды. Сабан бодаеның-23,4, арпаның- 62,6, борчакның-53,7 проценты җыеп алынды. Кичә районыбыз басуларында 57 комбайн эшләде һәм 1659 тонна ашлык суктырып алдылар.
2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 4876 гектарда башкарылды.
Туфрак эшкәртүдә 9 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10мең гектардан артык җир әзерләнде.
Безнең белешмә.
Республика күләмендә 720300 гектарда игеннәр суктырып алынган. Ике миллион тоннага якын ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 27,4 центнер уңыш җыеп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев