Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Калморза авылында яшәүче тыл ветераны Әгъҗибә Гумеровага 90 яшь тулды

Юбиляр туган көнендә бик күп котлаулар алды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Калморза авылында гомер кичерүче Әгъҗибә Гумерованы юбилее белән котларга Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакиров, Калморза авылы клубы хезмәткәрләре килгән иде. Дамир Шакиров юбилярга район башлыгы Айдар Салахов, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткаларын һәм бүләкләр тапшырды.

Калморзада туып-үскән Әгъҗибәгә Бөек Ватан сугышы башланганда бары 9 яшь кенә була. Башка авыл ир-егетләре белән бергә аның да әтисен Хәсәнне сугышка алалар. Әниләре 5 бала белән ялгыз тормыш көтеп кала.

–Җәй көне басуда, ындыр табагында, ә кыш көне урманда, әрәмәлектә утын кисеп, утын ташып үтте безнең балачак. Җитен йолкып, шуны талкып, тәрепләп сүс ясый идек. Сүсне тукып, шул тукымадан күлмәк-ыштан тегеп кидек. Ашау да такы-токы. Бер елны колхоз Ыкның аръягындагы калкуырак җиргә бәрәңге утыртты. Яз җиткәч, көймә белән Ык аркылы чыгап, шул бәрәңге утырткан җиргә барып, эчерек бәрәңге җыйдык. Шуннан әнкәй тәмле итеп кәлҗәмә пешереп биргән иде. Үткәннең бер сагынып искә алырлыгы да юк, кызым, – ди ул. – Хәзер рәхәт тормышта яшибез: нәрсә ашыйсың килә – шул бар өстәлдә, нәрсә киясең килә – шул бар кибеттә. Инде үткән дәвер кире кайтмасын, тыныч һәм имин тормышта яшәргә язсын.

Сугыштан соңгы еллар да җиңел булмый халык өчен. Илне торгызырга, җитештерүне арттырырга кирәк.

Реклама

–1951 нче елны Сабирҗанга кияүгә чыктым. Әле ул вакытта да киндер ыштан кия идек. Бирнәгә бер чаршау да, бер сөлге... Калморзаның “Кызыл Яр” колхозында сарык карарга урнаштым. Бөтен эшне кул хезмәте белән башкардык. Ул вакытта бит сарыкны ит һәм йон бирүче генә хайван итеп түгел, ә сөт бирүче дә дә хайван буларак та үрчетте колхоз. Сарык саудык. Бер эштән дә куркып тору, монысы ир-ат эше, монысы хатынныкы дип тору булмады. Бар эшне дә  Сабирҗан белән бергәләп башкардык. 6 бала тәрбияләп үстердек. Соңыннан башлангыч мәктәпкә эшкә кердем, минем вазифага идән юуу, утын хәзерләп мичкә ягу керә иде, – дип сөйли Әгъҗибә әби хезмәт юлларын искә алып.

Инде тормышлар җайланып бетте генә дигәндә, Калморза авылы су басу зонасына эләгә һәм әлеге авыл халкын алда тагын бер зур һәм мәшәкатьле вакыйга – күченү мәшәкате көтә.

–1977 елда Иске Александровка авылыннан ерак түгел урында беренчеләрдән булып йорт салып куйдык. Ул вакытта Уфа-Казан юлын төзиләр иде, юл булгач, балаларга да кайтып-китеп йөрергә җайлы булыр дип, төпләнеп калу өчен шушы урынны сайладык. Авылдашлар да шушында килеп төпләнде. Әлбәттә туган-үскән, тормыш корган җирдән аерылу хисләрен, күченү мәшәкатьләрен тел белән генә аңлатып биреп булмый... Аллага шөкер, күченгән урыныбызга инде ияләштек. Авылдашлар белән дус, тату булып яшибез. Һәркемнең йортлары төзек, ут, газ һәм су кергән. Сабирҗан гына озын гомерле булмады, 1993 елда ук авырып үлде, – дип искә ала күченгән вакытларын тыл ветераны.

Никадәр сынаулар аша үтеп тә, сынмаган, сыгылмаган, бәхет эзләп чит төбәкләргә китмәгән, илебезнең чын патриот үрнәге булып тора тыл ветераны Әгъҗибә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев