Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Советы утырышында бюджетны расладылар

2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет дефицитсыз кабул ителде

 Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ

“Ялкын” яшьләр үзәгендә Минзәлә районы Советы утырышы узды.

 Утырышта каралган беренче мәсьәлә ”2022 елның 10 аенда районның социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләре һәм 2025 елга кадәр фаразлау параметрлары турында"  буенча доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов чыгыш ясады. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингында район 19 нчы урында тора. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,13%, бу күрсәткеч буенча Минзәлә районы республика буенча 2 урында тора.  Уртача хезмәт хакы 37674 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта үсеш өчен резервлар бар. Минзәлә районы дәүләт программаларында актив катнаша, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча актив эш алып барыла, яңа объектлар төзелә, районда гамәлдәге ике сәнәгать паркы бар: «Изыскатель» һәм «Промзона-Минзәлә».

- Икътисад үсешенең төп шартларының берсе-уңайлы инвестицион климат формалаштыру. Агымдагы елның 9 аенда төп капиталга инвестицияләр күләме 4,1 млрд сум тәшкил итте. Инвестицияләрнең иң зур чагыштырма өлеше агросәнәгать комплексы тармагына (74%), торак-коммуналь комплекс, шулай ук производствоны модернизацияләүгә һәм яңартуга юнәлдерелгән предприятиеләр акчасына туры килә, - диде Марат Кәримов.  Докладчы билгеләп үткәнчә, инвестпроектларны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча район заманча терлекчелек комплексларына, җирлекләр һәм район бюджетларын тулыландырачак салымнар китерерлек лаеклы хезмәт хаклары булган яңа эш урыннарына ия булачак.  

Районның 2025 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш параметрлары белән таныштырып, аларны «консерватив»дип бәяләп, район башкарма комитеты җитәкчесе тулай территориаль продуктның 10% ка, җитештерелгән продукция күләменең 7% ка, уртача айлык хезмәт хакының – 8% ка, халык кеременең 5% ка артуы планлаштырылуын билгеләп үтте.

 Минзәлә районы Советы утырышында икенче мәсьәлә -  Минзәлә районының 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджеты турында Карар кабул итү булды. Бу мәсьәлә буенча Минзәлә районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады. Әлеге чорга – өч елга да бюджет дефицитсыз расланды. Алдагы, 2023 елда район бюджеты  1 206 323,24 мең сум күләмендә расланды. Докладчыларның чыгышларын шәрехләп, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов салым базасын арттыру һәм салымнар җыю буенча активрак эшләргә кирәклеген билгеләп үтте

- Һәрвакыт кабатлап киләм , районның һәр гектары 1000 сумнан да ким булмаган НДФЛ алып килсен өчен тырышырга тиешбез. Салымнар җыюның артуы нәтиҗәсендә районның үз акча средстволары  арта, бу районның социаль-икътисади йөзен яхшыртуга юнәлдерелгән финанслашу программаларында активрак катнашырга мөмкинлек бирә. Бюджетның социаль-мәдәни өлкәгә юнәлтелгән булуына килгәндә, без бу юнәлештә активрак эш алып барырга һәм сизелерлек уңышларны күрсәтергә тиешбез, - дип билгеләп үтте ул.

Район Советы утырышы эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев республикада социаль-икътисади хәл, ТР Дәүләт Советы депутатларының эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район Советы утырышы эшендә шулай ук ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мостафин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев