Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында “Добро во благо– Мәрхәмәтле булыйк” хәйрия марафоны узды

Инвалидлар декадасы ункөнлегендә районыбызда хәйрия марафоны уздыру матур традициягә әйләнде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Хәйриячелек марафоны – ул инвалид балаларга, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, авыр хәлгә юлыккан ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек.

Янәшәбездәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел.

Һәр елдагыча, быел да район мәдәният йорты фойесында махсус хәйрия ярминкәсе оештырылды. Биредә район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, башка социаль оешмалар хезмәткәрләре, шушы учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр көче белән кул эшләнмәләреннән бай күргәзмә булдырылган. Район үзәк китапханәсе, авыл клублары да ярминкәдә үз товарларын тәкъдим итте. Аларны сатудан кергән акчалар хәйриячелек фондына тапшырылачак.

Хәйрия марафонының тантаналы өлешендә чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов үз чыгышында әлеге изге эштә үзләреннән зур өлеш керткән район халкына рәхмәтен белдерде.

Әйе, арабызда киң күңелле, юмарт һәм инициатива белдерүче кешеләр аз түгел. Шуларның берсе – Светлана Степанова. Ул бер максат – кешеләргә ярдәм итү максаты белән оешкан инициатив группа белән берлектә Минзәләдәге “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә берничә бүлмәгә ремонт ясап, анда балалар тернәкләнү, иҗат итү өчен уңайлы шартлар тудыралар. 2021 елгы республика конкурсында Светлана Степанова “2021 ел хәйриячесе” дип танылды. Бүген тантаналы шартларда аңа диплом тапшырылды.

Мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча да район халкы бердәм булуын күрсәтте. Әйе, илебез иминлеге сагында торучы егетләрнең гаиләләре, балалары бүген тагын да зуррак игътибарга һәм кайгыртучанлыкка, назга һәм хөрмәткә лаек. Марафонда әтиләре өлешчә мобилизациягә эләккән гаиләдә тәрбияләүнүче инвалид балага бүләк тапшырылды.

Район мәдәният йорты фойесында хәйрия тартмасы да куелган иде. Ярдәм итәргә теләк белдерүче һәркем марафон барышында бу тартмага акча салып, үзеннән өлеш кертә алды.. Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Күмәк көч белән шактый гына сумма акча җыелды. Фойеда Теләкләр чыршысы да бар иде. Анда инвалид балаларның теләкләре язылган конвертлар эленгән. Чара барышында әлеге конвертларны да алып бетерделәр, дистәгә якын баланың Яңа ел алдыннан теләгән теләкләре үтәләчәк, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев