Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында көзге культуралар 6602 гектарда тукландырылды

Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәр-3775 гектарда өстәмә сый алган.

Шулай ук көзге чәчүлекләр-200, күпьеллык үләннәр-2209 гектарда тырмаланган, дым каплату 5158 гектарда башкарылган. 

Язгы кыр эшләрендә «Заиковский» хуҗалыгы игенчеләре сынатмыйлар, әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру −100, көзге культураларны тукландыру-100, күпьеллык үләннәрне тырмалау 58 процентка үтәлде.

Шулай ук «Калморза» хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп көзге культураларны өстәмә тукландыруны-78, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-100 процентка башкардылар. Хуҗалыкларда орлык инкрустацияләү дәвам итә, бу эш «Заиковский» хуҗалыгында 100 процентка үтәлде.

Орлыкларны агулау «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында 93, «Август-Мензелинск» ҖЧҖ дә 86 процентка башкарылган. Район буенча барысы 4183 тонна орлык инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев