Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына әзерлек башланды

Район хакимияте, мәдәният, мәгариф, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Татарстан Президенты белән видеоконференция режимында үткәрелгән утырышта катнаштылар.

 Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ”

2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советы һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышы әлеге мәсьәләгә багышланды. Утырыш ВКС режимында узды. Башта 2022 елда Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Татарстанда үткәрелгән чараларга багышланган видеоролик күрсәтелде. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева докладында «Татарстан Республикасында сез нәрсә белән горурланасыз» дигән темага сораштыруда катнашучылар арасында 48,8% тарафыннан «республикада халыклар дуслыгы һәм хезмәттәшлеге» дип җавап бирелүе искәртелде. Республиканың аерым районнарында алып барылган милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, милләтара тынычлыкны ныгыту буенча алып барылган эшнең уңай мисаллары турында докладлар тыңланды.

Реклама

Утырышка йомгак ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урыннарда милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау һәм ныгыту буенча уртак максатчан эшне дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, милли-һөнәри традицияләрен саклауның мөһимлеген ассызыклады.

ВКС тәмамланганнан соң Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев киләсе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына чаралар планын җентекләп әзерләү һәм Пушкин картасы программасы буенча эшне активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев