Минзәлә районында өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучыларның чираттагы төркемен озаттылар
Озату чарасы хәрби комиссариат янында булды.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәре хәрби комиссариаты янында өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучыларның чираттагы төркемен озату чарасы булды
Аларга мөрәҗәгать итеп Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров:
- Куелган бурычларны намуслы һәм төгәл итеп, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезне көтәбез, - диде.
Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм Никольский кафедраль соборы настоятеле Роман Храмутичев мобилизацияләнүче ир-егетләргә үгет-нәсихатьләрен әйттеләр. Шулай ук һәр мобилизацияләнүчегә райондашлар тарафыннан әзерләнгән хәрби хезмәт үткән вакытындагы кирәк-яраклар тутырылган пакетлар тапшырылды.
Ә район хәрби комиссары Сергей Владимиров һәр мобилизацияләнүчегә шәхси көндәлек кирәк-яраклар алуга тоту өчен Оборона Министрлыгыннан конвертлар өләште. Исегезгә төшерәбез, кичә Минзәләдә Район мәдәният сарае янында өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучыларны озату чарасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев