Минзәлә районында танылган татар язучысы белән очрашу булды
Авылның китапханәсендә үткәрелгән иҗади чара дустанә, җылы атмосферада узды.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында танылган татар язучысы һәм шагыйрәсе, Татарстан журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды.
Рита Гәрәева, Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы китапханәчесе:
- Бәйрәмебез Мөслимә Гайниева башкаруында язучының "Елама, Сәрбиназ" хикәясе белән башланып китте. Китап укучылар язучыга үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр. Айгөл исә аларга бик теләп, җиренә җиткереп җавап бирде. Язучының шигырьләренә бик күп җырлар да язылган. Фәния апа "Ак чәчәкләр" җырын бик матур итеп тамашачыга җиткерде. Авылыбыз шагыйре Фәрит абый Миргалимов Айгөл Әхмәтгалиевага багышлап язган шигырен укыды. Шулай ук бәйрәмебездә Минзәлә Yзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Резеда Ягафарова һәм Тауасты Байлар җирле үзидарә башлыгы Зөлфия Гәрәева да катнашты. Алар да үзләренең бик матур теләкләрен язучыга җиткерде. Бәйрәмебез барлык китап укучыларга бик охшады, күңелле булды. Соңыннан бәйрәмебез чәй өстәле янында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев