Татарстан гаиләләре Фестивале узды, анда 21 муниципаль районнан, Казан шәһәреннән һәм Яр Чаллыдан 28 гаилә катнашты.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Казанда үткәрелгән Татарстан гаиләләре фестивалендә Минзәлә районын Николаевка авылыннан Наталья һәм Виталий Алексеевлар гаиләсе тәкъдим итте.
Аларга "Рябинушка" халык фольклор коллективы һәм барлык хезмәттәшләре теләктәшлек күрсәтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Алексеевлар гаиләсе "Гаилә традицияләре" номинациясендә җиңүче дип танылды.
Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Минзәлә районыннан Алексеевлар гаиләсе Сарманда узган "Нечкәбил" зона фестивалендә катнашты. Ә узган ел Николаевка авылы мәдәният йорты директоры булып эшләүче Наталья сеңлесе Юлия белән "Могҗизалар кыры" тапшыруына барды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев