Минзәлә районыннан бабай белән онык зона шахмат ярышларында җиңүчеләр рәтенә керделәр
Шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» турниры «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Өлкән буын» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында үткәрелә.
Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә «Буыннар бәйләнеше»зона шахмат турниры узды.
Минзәлә районы данын Гәрәев-Шакировлар гаиләсе яклады: 2 нче урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Раил Шакиров (13 яшь), аның әтисе Илһам Шакиров һәм бабасы Хәниф Гәрәев, турнирның бөтен зона этабында иң өлкән катнашучы (75 яшь).



Турнир нәтиҗәләре буенча Хәниф Габдулла улы 3 урынны, Раил Шакиров шәхси беренчелектә 2 урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев