Минзәлә театры сезонны детектив спектакль премьерасы белән ачты
Театр коллективы 87 нче театраль сезон ачылу уңаеннан тамашачылар хозурына Заһир Бигиев романы буенча сәхнәләштерелгән “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы – Ренат Әюпов.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премияләре лауреаты булган Ренат Әюпов Минзәлә театры һәм аның тамашачысы өчен чит кеше түгел. Театр белән 20 елга якын хезмәттәшлек итү дәверендә сәхнәгә 8 спектакль чыгарды, шуның чираттагысы – детектив жанрында.
"Өлүф" сүзе гарәп телендә "меңнәр" дигәнне белдерә. Әсәр 19 нчы гасыр ахырында языла, спектакльдәге вакыйгалар да шул чорда бара. Спектакльдә акча өчен, аңа хуҗа булу өчен көрәш турында сүз булачагы исеменнән үк аңлашыла. Чыннан да меңнәргә хуҗа булу өчен көрәшүчеләр нинди генә мәкерле гамәлләр кылмыйлар!? Спектакль төп геройларның берсе булган Зөләйха исемле кызның – әлеге рольне Илсинә Миннемуллина башкарды – серле үлеме белән башланып китә. Бу хәл күпләрне тетрәндерә һәм алдагы вакыйгалар үтерүчене эзләү барышында ачыла бара. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре, кызның гашыйк булган кешесе Муса Салиховның (Илмир Кашапов) гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет "10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә", ләкин дөреслекне төбенә хәтле эзләп төшүче шымчы (сыщик) Шубин (Азат Җиһаншин) Мусаның үтерүче түгел икәнлеген ачыклый.
Беренче карашка төп тема Хәдичә (Зөлфирә Гәрәева) һәм Зөләйхаларның (Илсинә Миннемуллина) гүзәллекләре, саф мәхәббәт тарихлары кебек тоела. Ә инде спектакль барышында акчаның мәхәббәттән күпкә көчлерәк булуын аңлыйсың. Спектакль барышында тамашачы гүзәл кыз Хәдичәнең йөзен күрми дә диярлек, ул тәңкә акчалардан тегелгән япкыч-пәрәнҗә белән капланган. Димәк, аңа гашыйк булдым дип йөрүче егетләр күзенә дә аның нурлы йөзе түгел, ә алтын тәңкәләре генә күренә дигән сүз. Бер кеше кесәсеннән алып икенче кешенең кулына бирелгән акча авызны йомдырырга да, ялган сүз сөйләтергә дә сәләтле икәнен күрәбез. Акча байлык кына түгел, комсызлык, саранлык, көнчелек тә. Рәшәткә артында күпмедер вакытын уздырып чыккан Муса да моның шулай икәненә төшенә: “Байлык – бер айлык, игелек – мәңгелек” дигән сүзләр яңгырый аның авызыннан тамаша ахырында.
Детектив татар театры сәхнәсе өчен яңалык булса да, бар кеше дә бу жанрны яратып бетермәсә дә – спектакль җиңел карала. Гүзәл кызны кем үтерүен һәм ни рәвешле үлүен белү теләге игътибарны читкә юнәлтергә ирек бирми, тамашачы да күңеле белән җинаятьчене эзли башлый. Сәхнә бизәлеше дә артык катлаулы түгел: түшәмгә асылган төрле төстәге җеп йомгаклары, келәм туку станогы, зур күләмле фотоаппарат, карават спектакль барышында төрле җиһаз функцияләрен үтиләр. Байлар кесәсендәге төргәкле (пачкалы) акчалар, оператив рәвештә яңалык бастырып чыгаручы газеталар да тамашачы күзенә еш күренә. Газета сатып йөрүче бөртөркем гәҗитчеләр ритмлы музыкага биюләре, хәрәкәтләре белән вакыйгаларны тагын да көчәйтеп җибәрәләр. Шулай да артистлар костюмнарында, сәхнәдә ачык һәм якты төсләр җитеп бетми кебек. Зөләйха белән Хәдичәне сәхнәдә ешрак күрәсе, мәхәббәттә аңлашу эпизодларын, шәрык музыкасы астындагы парлы биюләрен озаккарак сузасы килә кебек.
Сәхнәдә Татарстанның халык һәм атказанган артисты исемнәренә лаек булган тәҗрибәле өлкән буын артистлары – Хафиз Хамматуллин, Фоат Зарипов, Рәзилә Муллинаналар белән беррәттән яшь буын артистларының да югары дәрәҗәдә рольләрен башкаруын сокланып карыйсың. Зал тулып килгән тамашачылар берничә сәгатькә булса да көндәлек борчу-мәшәкатьләрдән арынып, премьера карап, артистлар уенына хозурланып кайтты бу көнне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев