Минзәлә волонтерлары Марина һәм Екатерина хәрбиләргә паракордтан беләзекләр үрә
Паракорд ул бауның бер төре. Башка баулардан ул үзенең ныклыгы белән аерыла. 5 метрлы баудан үрелгән беләзекне хәрбиләр үзләренә кирәк вакытта тиз генә сүтеп, үз кирәкләре өчен файдалана.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Паракордны кайдан табарга?
Марина Паранева Минзәләдә беренчеләрдән булып беләзекләр үрүне үзләштерә. Ул бу эшкә волонтерлар һәм хәрбиләрнең үтенече буенча алына.
—2023 елның 14 маенда телеграмдагы «Поддержим наших Мензелинск-Мензелинский район» волонтерлар төркемендә егетләргә өчен бик тә мөһим булган «исән калу беләзекләре» турында язма урнаштырдылар. Миндә шунда ук әлеге беләзекләрне үреп карау теләге туды, чөнки мин балачактан ук бәйләргә, элмәк белән үрергә яратам. Шуннан соң Минзәлә волонтерларының берсе белән элемтәгә кердем. Миңа әлеге беләзекләрне үрү технологиясе күрсәтеп төшерелгән видеоязма һәм Санкт-Петербург волонтерлары төркеменә сылтама җибәрделәр. Әлеге төркемдә илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче волонтерлар берләшеп, әлеге беләзекләрне үрү өчен баулар табу юллары, үрү технологияләре белән уртаклашалар. Мин булган барлык мәгълүматны өйрәндем һәм шуннан соң паракорд дигән ныклы бау сатып алып, тиз генә бу эшне башлап җибәрергә уйладым. Әмма паракорд табу җиңел генә булмады, — ди Марина үзенең ни рәвешле әлеге эшкә алынуы хакында бәян итеп.
Кызганычка каршы, ул Минзәләдә паракорд таба алмый. Ләкин бу аны уйлаган эшеннән туктатмый. Шәһәрнең бер кибетендә ул гади туристик бау сатып ала һәм шуннан үзенең беренче беләзеген үрә.

(Фотода беренче беләзек)
Соңыннан Марина паракордны Чаллыдагы балыкчылык, аучылык кибетләреннән эзләвен дәвам итә. Әмма ул ачыклаганча, 250 килограммнан югарырак йөкләнешле хәрбиләргә кирәк булган паракордны хәтта Чаллы кебек зур шәһәрдә дә табу авыр була. Һәм менә шушы вакытта Маринага Питер волонтерлары биргән киңәшләрнең кирәге чыга да инде: маркетплейс аша ул 10 метр озынлыктагы паракордка заказ бирә.
Ата-аналар ярдәме
Маринаның беләзекләр үрү идеясен аның әти-әнисе дә күтәреп ала.
—Шул ук көнне, 14 майда, әтием миңа беләзек үрү өчен махсус станок ясап бирде. Станок ясау — беләзек үрүгә караганда күпкә җиңелрәк: бер тактага икенче такта кадакларга һәм шуңа өч винтны борырга гына кирәк. Шул рәвешле минем беренче станогым барлыкка килде, — ди Марина әтисенә рәхмәт әйтеп.
Күпмедер вакыттан соң абыйсы аңа тагын да камилләштерелгән станок ясап бирә. Анда инде Маринаның беләзекнең озынлыгын көйләү мөмкинлеге туа. Хәрби егетләрнең гәүдә төзелеше төрле булганга күрә, куллары да төрле, ә кайбер егетләр исә беләзекне кием өстеннән дә кия. Хәзер исә Маринаның кул астында — ике станок.

(тактадан ясалган станок)
Марина аңлатуынча, һәр беләзеккә 5 метр паракорд үрелә. Бу стандарт үлчәм. Кайбер гаскәрләрдә хезмәт итүче егетләр 10 метр бау үрелгән беләзек сорыйлар. Әмма безнең егетләрдән мондый беләзекләргә әлегә сорау кермәгән. 5 метр баудан беләзек үрүгә Марина уртача 15 минут вакыт сарыф итә. Мондый беләзекләр тиз сүтелә, бауны егетләр хәтта тешләре белән дә тартып сүтәргә мөмкин. Үрелгән әзер беләзекне ул пакетка сала, пакет эченә инструкция һәм, күчтәнәч буларак, тагын нинди дә булса тәмле әйбер дә тыга. Аннары бу беләзекләрне волонтер кызларга бирә. Алар, үз чиратында, беләзекләрне сугышчыларга посылкалар белән җибәрәләр яки аларны шәхсән тапшыралар.
—Мин беләзек белән бергә пакетка шоколад яки конфет та салам. Егетләргә мондый тәмле әйберләр алу рәхәттер дип уйлыйм. Алар нинди генә зурлар булмасын, туган яктан шундый күчтәнәч алу күңелледер, дип уйлым. Әнием миңа беләзекләрне пакетларга тутырырга булыша, шулай ук шоколадлар да сатып ала. Барлык башка әниләр кебек ул да махсус хәрби операциядәге егетләр өчен борчыла. Минем дә өлешчә мобилизациягә эләккән дусларым бар. Аларга да беләзекләр тараттым: кемгәдер шәхсән тапшырдым, кемгәдер посылка белән җибәрдем. Бары тик бер кешегә генә — балачак дустыма гына тапшырырга өлгерми калдым, ул һәлак булды... Мин ясаган беләзекләр егетләргә кирәк булыр дип ышанам. Бәлки аларның хәрби бурычларны үтәгәндә кирәге дә чыкмас, ләкин ул беләзекләр аларга үзләре артында ныклы һәм ышанычлы тыл булуын искәртеп торачак, — ди Марина.
(беләзек егетләр кулында)
Маринаның бөтен гаиләсе волонтерлык белән шөгыльләнә дип әйтергә була. Хәтта 11 яшьлек улы да читтә калмый: беләзекләр үрергә өйрәнә, әнисенә әзер беләзекләрне пакетларга салырга ярдәм итә.
Һәркем үз өлешен кертә
Марина эштән соң кич белән беләзекләр үрә. Үрелгән беләзекләренең төгәл санын белми — санамаган. Соңгы тапкыр ул волонтерларга 240 данә беләзек тапшырганын гына әйтә алды. Чиратта — тагын 40 әзер беләзеге бар. Беләзекләргә ихтыяҗ зур булмаганда, Марина паракордны үз акчасына сатып ала. Ә егетләрдән беләзекләргә сорау күп кергәч, волонтерлар үз төркемнәрендә паракорд өчен ирекле рәвештә акча җыюны оештыралар.
—Һәр беләзеккә минем генә түгел, ә башка кешеләрнең дә кайгыртучанлыгы, күңел җылысы кушылган. Бу бер минем генә хезмәт түгел, ә уртак хезмәт. Әгәр дә волонтер кызлар миннән нинди дә булса ярдәм сорыйлар икән, мин кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, — ди Марина.
Марина халыктан җыелган акчага 1 км озынлыкта паракорд сатып ала һәм алардан беләзекләр үрә. Күптән түгел Марина Томск паракордының икенче партиясенә заказ бирә. Бу юлы Марина 1 км паракордның 300 метрын Екатерина белән уртаклаша. Екатерина да волонтерлар төркемендә беләзекләрнең файдасы турында хәрбиләрнең биргән бәяләмәләрен күргәч, беләзекләр үрү белән кызыксына. Һәм ул кызыксынып кына калмый, ә бу эшкә тотына да.

Күңелем кушканга
Екатерина Гурьянова хәзерге вакытта декрет ялында, ике бала тәрбияли. Күңеле кушу буенча ул волонтерлык эшчәнлегенә кушыла.
—Безнең илдә махсус хәрби операция темасы бүген беркемне дә битараф калдыра алмый. Йөрәк чакыруы буенча мин яклаучыларыбызга ярдәм итәргә теләдем. Минем кечкенә балам булганлыктан, солдатларга өйдән чыкмыйча гына ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында уйлана башладым. Бер танышымнан солдатларга паракордтан ясалган беләзекләр кирәклеген белдем. Башлангыч этапта Марина миңа беләзек үрү буенча үз киңәшләрен бирде, соңыннан мин социаль челтәрләрдән, видеолардан мәгълүмат тупладым. Үрү процессы башлангыч этапта гына катлаулы, ә соңыннан кул өйрәнә, — ди Екатерина.

(Екатерина үргән беләзек)
Армия, билгеле булганча, үз тылы белән ныклы. Һәм ул никадәр ышанычлырак булса, армия дә шулкадәр көчлерәк була. Марина һәм Екатерина кебек волонтерлар булганда, һичшиксез Җиңү безнең якта булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев