Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә халкы мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә

«Күңел җылысы белән уртаклашасым килде», - ди Сафура апа.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

"Ялкын" яшьләр үзәгендә өлешчә мобилизациягә чакырылган якташлар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Бүген Минзәлә шәһәрендә яшәүче Сафура Әхмәдуллина чәй тартмалары, тушенка һәм йон оекбашлар белән тулы пакет алып килде.

Реклама

"Төннәрен егетләребез өчен борчылып йоклый алмыйм. Күңел җылысы белән уртаклашасым килде", - ди ул.

"Ялкын" яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова хәбәр иткәнчә, бу якшәмбе Казанга әзерлек үтә торган мобилизацияле якташларыбызга бару планлаштырыла.  Егетләргә  Сафура ападан да, башка битараф булмаган минзәләлеләрдән дә күчтәнәчләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев