Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә ГТО фестивалендә “А ну-ка, девушки!” онлайн-конкурсының иң актив катнашучыларын бүләкләделәр

Мәктәп укучылары нормативларны тапшыруны дәвам итәләр

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Үз көчләрен 1,2,3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, гимназия укучылары тикшерде.

Чара районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин имзалаган дипломнар тапшырудан башланды. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “А ну-ка, кызлар!” республика онлайн-акциясенең муниципаль этабында актив катнашкан Лаврентьевлар һәм Биктаһировлар (төп фотолар) гаиләләрен бүләкләделәр. Диплом Голяковлар гаиләсенә дә әзер, ләкин алар, кызганычка каршы, юк иде.

Исегезгә төшерәбез, 1-4 сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырганда, «Әти әзер!»-«Папа может!» онлайн-конкурсында катнашкан гаиләләр бүләкләнде.

Традиция буенча, "Юбилейный" спорт мәктәбенең аэробика бүлеге тренеры Лилия Яруллина җиңел разминка үткәрде.

Реклама

Аннары яшь спортчылар отжимание, турникта тартылу, урыннан сикерү, алга авышу буенча ГТО тапшыра башладылар.

- Нәтиҗәләр барлык катнашучылар, ягъни 1-4, 5-8 сыйныф укучылары чаңгы узышлары буенча нормативларны тапшырганнан соң ясалды. Алдынгылар билгеләнеп үтәчәкләр, - диде Минзәлә районында ГТО буенча баш белгеч Дарья Липина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев