Минзәләдә иң яхшы булачак ветеринарларны ачыклау буенча конкурс узды
Катнашучылар профессиональ конкурс биремнәрен үтәделәр.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Табигать фәннәре айлыгы кысаларында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария белгечлеге буенча укучы 4 нче курс студентлары арасында һөнәри осталык конкурсы булды.
Фәридә Газизуллина, фән профиле белгечлекләре һәм һөнәрләре фән-цикл комиссиясе рәисе:
- Профессиональ комплекслы биремнәр 3 өлештән торды: тест, блиц-сораштыру, практик бирем. Конкурсны компетентлы жюри бәяләде: Минзәлә нәсел предприятиесе белгече Л. В. Хорошева, «Камский Бекон» ҖЧҖнең ветеринария табибы Р.В. Пирогов, «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ГАПОУ директорының укыту эшләре буенча урынбасары Г. И. Ражапова.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Галия Бәхтиева-1, Екатерина Полубабкина-2, Алсу Фәрхетдинова-3 урынны алды.
Анастасия Ястребова, Алинә Бикбавова «иң яхшы теория белгече» номинациясендә җиңүче булдылар. Регина Хапбанова "куелган бурычларны үтәүгә профессиональ якын килү" номинациясендә, Арина Галанина "гамәли күнекмәләрне иң яхшы күрсәтү" номинациясендә җиңде.
Фотолар Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев