Минзәләдә кадрлар үзгәреше дәвам итә
Минзәлә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең яңа начальнигы билгеләнде.
Динара Шияпова, "Минзәлә-информ"
Минзәлә эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп моңа кадәр Әтнә районында Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсен җитәкләгән полиция подполковнигы Минһаҗев Ленар Әнәс улы билгеләнде.
Район эчке эшләр бүлеген ел ярым җитәкләгән полиция подполковнигы Илнар Исхаков үз постын калдырды.
Бүген эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесен шәхси составка тәкъдим итү булды.
Әлеге чарада Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Минзәлә районы суды рәисе Искәндәр Әхмәтҗанов, район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Рамил Әскәров, Минзәлә МРСО СУ СК җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Исмәгыйлев, башка көч структуралары җитәкчеләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев