Реклама
Көн темасы
Минзәләдә кышкы ГТО фестивале старт алды
«Юбилейный» спорт мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары җыелды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
«Юбилейный» спорт мәктәбендә башлангыч сыйныфлар арасында ГТО ВФСК фестиваленең 1 этабы узды. Чарада 1, 2, 3 нче мәктәпләр, гимназия, кадетлар интернат-мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныфтан 10 шар укучы килгән иде.
Ярышлар башында балаларны районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, Минзәлә районының ГТО буенча белгече Дарья Липина сәламләде. Шулай ук Дарья Липина Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әти әзер-Папа может» республика онлайн - акциясенең муниципаль этабы җиңүчеләре Хәлиуллиннар һәм актив катнашучылары Солтановлар, Мингалимовлар гаиләләрен бүләкләде.
Балалар нормативларны тапшыра башлаганчы, аэробика бүлеге тренеры Лилия Яруллина алар өчен разминка үткәрде.
Шуннан соң балалар подтягивание, алга иелү, урыннан сикерү, отжимание буенча нормативларны тапшырдылар.
Дарья Липина, ГТО буенча баш белгеч:
- Нәтиҗәләр киләсе атнада ясалачак. 9 мартта нормативларны 5-8 сыйныф укучылары тапшырганнан соң, 11 мартта чаңгы ярышлары узачак, анда мәктәп командалары арасында җиңүче билгеләнәчәк. Иң яхшы командага кубок тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев