Минзәләдә милли проект кысаларында яңартылган балалар сәнгать мәктәбе бинасы үз ишекләрен ачты
Яңа йортка күчү хөрмәтенә мәктәпкә Татарстан Президентыннан бүләккә музыкаль инструментлар һәм аппаратура кайтты.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Татарстан Республикасы көнендә Минзәләдә яңартылган балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды. Соңгы елларда буш торган бина «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит»федераль проекты кысаларында капиталь төзекләндерелде.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов балалар сәнгать мәктәбе укытучыларын һәм укучыларын котлап, ил һәм республика җитәкчелегенә, ниһаять, әлеге уку йорты үзенә яңа бина алганы өчен рәхмәт белдерде. Ул бинаны капиталь ремонтлауга үз өлешләрен керткән төзүчеләрнең һәм барлык оешмаларның намуслы эшләвен дә билгеләп үтте.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев барлык җыелган кунакларны Республика көне белән котлады һәм балалар сәнгать мәктәбе кебек объектларның республиканың кече шәһәрләрен һәм район үзәкләрен саклау һәм үстерү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Чара бүләкләүләрсез дә булмады. Әйтик, тантаналы шартларда укыту эшләре буенча директор урынбасары скрипка классы укытучысы Тәскирә Гыйләҗевага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Әлеге объектта намуслы хезмәт куйган төзүчеләр һәм сәнгать мәктәбе укытучылары район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Кызыл тасманы кисү хокукы Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховка , ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримовка, «Лига» ҖЧҖ подрядчы оешмасы генераль директоры Николай Степановка һәм балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Красновага бирелде.
Фойеда кунакларны мәктәптә укучы баянчылар һәм скрипкачылар каршы алды.
Аннары кунаклар яңа мәктәп кабинетлары белән танышты, балалар белән аралашты.
Үз чиратында укучылар кызыклы концерт әзерләделәр.
Сүз уңаеннан, мәктәп директоры Ольга Краснова хәбәр иткәнчә, алар яңа бинага күченү хөрмәтенә Татарстан Республикасы Президентыннан да бүләкләр алганнар: 7 баян, 2 гитара, 2 альт домрасы, 2 прима домрасы, 4 скрипка, музыка аппаратурасы һәм 6 фортепиано. Ә октябрь аенда мәктәпкә рояль алып кайтырга тиешләр.
Шулай ук район башлыгы, концертны карагач, мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен акчалата сертификат тапшырды.
Сан
Балалар сәнгать мәктәбенең музыка, хореография һәм сәнгать бүлекләрендә барлыгы 14 укытучы эшли, 380 бала укый. Быел 83 бала укырга керә. Укытучылар фикеренчә, яңа бина белем бирү эшчәнлегенә яңа этәргеч бирәчәк һәм балаларның талантларын ачуга тагын да ныграк ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев