Минзәләдә районкүләм бию фестивале узды
Район мәдәният сарае сәхнәсендә талант, матурлык һәм грация, ритм һәм пластика бәйрәме хөкем сөрде.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ”)
Районның бию коллективлары халык биюеннән һәм вальстан алып эстрада биюенә кадәр төрле юнәлешләрдә матур номерлар тәкъдим иттеләр. Тылсымлы бию дөньясына чумып, тамашачыларның һәрберсе шундый матур бәйрәм рәвешендә үзенә искиткеч бүләк алды.
Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров биючеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Фестивальдә “Уен” Гимназия, “Чишмә” РДК, “Элегия” ДШИ, шәһәрнең 1нче, 3нче мәктәпләре, 1нче, 3нче, 4нче, 7нче, 8нче, 11нче санлы балалар бакчалары бию коллективлары катнашты.
Барлык катнашучыларга район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм чараның спонсорлары булган Н.Н.Степанов (ООО Лига), О.Ф. Иванов (Электроном), Р.Г. Кәримов (АТП) сертификатлары тапшырылды. Тәмле су белән катнашучыларны А.Д. Леванов (ҖЧҖ Изыскатель) сыйлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев