Минзәләдә штаб тренировкасы булды
Тренировка барышында җир асты киңлегендәге корылмага эвакуацияләү дә булды
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә муниципаль районында идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр үткәрелде.
Рамил Шәйсуваров, Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе:
– Минзәләдә гражданнар оборонасы көчләре һәм чаралары смотры, шулай ук Минзәлә муниципаль районының Гражданнар оборонасы идарәсе органнарын җир асты киңлеге корылмасына - Минзәлә шәһәренең «район мәдәният сарае» подвалына эвакуацияләү буенча күрсәтмә дәрес үткәрелде
Тренировкалар барышында гражданнар оборонасы буенча барлык чаралар да Минзәлә муниципаль районының Гражданнар оборонасы җитәкчесе – Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 03.11.2022 №8 «Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында гражданнар обороналары буенча күнекмәләр әзерләү һәм үткәрү турында» бойрыгы буенча расланган план нигезендә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев