Минзәләдә су өстендә йөзеп йөрүче йорт төзелә
Елга акваториясе буйлап йөзә башланганчы бераз вакыт үтәчәк әле, билгеле.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Әмма идеядән йортның менә шундый халәткә җитүенә бик кыска вакыт үтте. Дамир Каюмовның эш стиле- идея,проект, әзер продукт чылбырын озакка сузмау! Понтонда утыручы йорт проекты хакында мин аңардан быел ишеттем. Электрогриль тибындагы шашлык кыздыру агрегаты хакында да шунда сөйләгән иде ул. Анысының язмышын белмим, ә су өстендәге йортны үз күзем белән күреп кайттым. Реклама ясамаска тырышып үзем күргәннәрне сөйлим.Тулысынча автоном, бәдрәфенә хәтле бар. Автоном булыр өчен энергия кирәк. Сәяхәткә бер чемодан батарея алып чыгасы була. Алар понтонны хәрәкәтләндерә дә, башка комфорт шартлар да тудыра. Моторлы көймәгә тагып йөрү вариантын да ясарга була.
Брендлы балалар караватын сату кимегәч, яңалыклар белән бик кызыксынучан Дамир Каюмов, суда йөзүче йорт проекты хакында хыяллана башлый. Ул проектның реаль чагылышын без күрдек. Инновацион фикерләүче, чит илләрдән бер деталь дә сатып алмыйча хыялын тормышка ашырырга омтылган шәхеснең кыскача яңа товар тарихы менә шул.
Алла теләсә, киләсе материалны суда йөзгән шул йортта утырып язарбыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев