Минзәләдә Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг узды
Истәлекле дата 9 декабрьдә билгеләп үтелә.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә шәһәре Җиңү паркында Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг узды. Чарада шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, Юнармия хәрәкәте вәкилләре, укучылар катнашты.
Митингта катнашучыларга Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев мөрәҗәгать итте:
- Бу көнне без илебезнең бай тарихын искә алабыз, геройларыбызны олылыйбыз. Шулай ук без бүген Ватаныбыз сагында торган егетләребез турында да онытмаска тиеш. Аларга үз бурычларын намус белән үтәүләрен, исән-сау кайтуларын телибез.
Митингта районның хәрби комиссары Сергей Владимиров үз чыгышында Ватан Герое исеме гражданин өчен иң югары исем булуын билгеләп үтте.
Митингта катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алгач, чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев