Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган чара үткәрелде

Көзге чакырылышта ничә райондаш армия сафларына алынасы да билгеле булды

Илшат Вагыйзов “Минзәлә-информ”

Минзәлә район Мәдәният сараенда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган чара булды.

Көзге чакырылышта сафларына алынасы егетләрне – булачак ил сакчыларын сәламләп, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров:

- Көзге чакырылышта армия хезмәтенә районыбыздан 38 егет алыныр дип планлаштырыла. Илебезнең куркынычсызлыгы, бөтен Россия халкының тынычлыкта, имин тормыш белән яшәве Сезнең хәрби әзерлекне ничек узачагызга һәм хәрби күнекмәләрне үзләштерәчәгезгә бәйле. Онытмагыз – сез Җиңүчеләр варислары, дип искәртте.

Район хәрби комиссары Сергей Владимиров РФ Президенты Владимир Путинның гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы Указын һәм РФ оборона министры Сергей Шойгуның гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы боерыгын укыды.

Көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләрнең махсус хәрби операциядә катнашмаячакларын билгеләп үтеп, сергей Владимиров:

- Сезгә армия сафларында исән-имин хезмәт итеп кайтып, анда кирәкле хәрби-учет белгечлекләрен һәм үзегезгә файдалы күнекмәләрне өйрәнеп кайтуыгызны, шул күнекмәләргә киләчәктә балаларыгызны, алдагы буыннарны өйрәтүегезне телим. Армиядән сез чын геройлар, районның патриотлары булып кайтачаксыз. Бар да яхшы булачак, - диде.

Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев һәм район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков булачак солдатларга үз үгет-нәсыйхатьләрен һәм исән-имин әйләнеп кайтуларына теләкләрен җиткерделәр.

Әле шушы көннәрдә генә Милли гвардия федераль хезмәтендә армия хезмәтен үтеп кайткан Илья Петров егетләргә армиягә барырга курыкмаска кирәклеген һәм аның бернәрсә белән алыштырып булмаслык тормыш мәктәбе булуын искәртеп чыгыш ясады.

Традиция буенча Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә әниләргә һәм булачак солдатларга да сүз бирелә. Бу юлы әниләр исеменнән Резеда Мирзаянова, ә солдатлар исеменнән - аның улы Радик улы чыгыш ясады. Резеда ханым: “берүк исән-имин йөрегез, армиядә чакта өйдән килгән һәр хәбәргә җавап бирегез”, диде. Ә хәрби комиссариат булышлыгы белән Чистайда ДОСААФ мәктәбендә укып кайткан Радик Хәрби-десант гаскәрләренә хезмәткә алыначагы өчен горурлык хисе кичерүен белдерде.

Чара Андрей Антипин, “Чишмә” бию коллективы, Геннадий Умнов, Юлия Рәхмәтуллина, Ринат Бәдретдинов, Елена Шәкүрова, Динара Шәйморатова, Латифа Сәлимова, Айгөл Кәбирова, “Сердәш” вокаль ансамбле, Евгений Вахниның чыгышлары белән үрелеп барды.

Ахырда һәр егеткә район хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр белән пакетлар тапшырылды.

Акцент

Россия Оборона министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциядә катнашмаячаклар һәм хезмәт итеп бетергәннән соң өйләренә кайтарып җибәреләчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев