Минзәләдән Россиянең яңа территорияләренә ярдәм ташкыны кимеми
Татарстан колоннасы составында Минзәләдән әле генә мобилизацияләнүче якташларыбызга, илебезнең яңа территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән ике автобиль белән гуманитар йөк җибәрелгән иде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Ярдәм ташкыны туктап тормый. "Юность" боз сарае коллективы маскировка сеткалары үрүне дәвам итә. Иркәнәштән умартачы Шәкүровлар чәк- чәк пешерү өчен бал, "Земельное бюро" коллективы гигиена өчен һәм башка тоаарлар әзерләделәр.
Юрий Сизов, "Земельное бюро" шәхси предприятие җитәкчесе:
-Бу көннәрдә Татарстанның бер эре предприятиясе белән хезмәттәшлек итәбез. Алар гуманитар ярдәм акциясе оештырабыз дигәч, безнең хезмәткәрләр дә үз акчаларына төрле ассортиментта товарлар җыйдылар.
Боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов маскировка сеткаларын соры төстә үрүләрен, сорауның шундый булуы белән аңлатты.
"Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында районда кирәк булган товар, тансык булган продукция туплау дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев