Минзәләлеләр гастрольләрдән кайттылар, хәзер оренбурглыларның һәм әтнәлеләрнең килүе көтелә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өч көнлек ерак гастрольләрдән кайтты.
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире:
- Буа дәүләт драма театры белән алмаш гастрольләр – алар бездә уйнап киткәннәр иде иде. Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” трагикомедиясен бик яратып кабул итте буалылар. Алга таба театрыбызга нигез салучы Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның туган ягы – Кама Тамагына юл тоттык. Район үзәгендә балалар өчен И.Закировның “Ирек һәм читлек” әсәрен уйнап, кичке якта Өметбаевның туган авылы – Олы Кариледә “Сөясеңме, сөймисеңмен...”не халыкка бүләк буларак бушка күрсәттек. Авыл клубы Сабир Өметбаев исемен йөртә, аңа багышлап зур стенд эшләнгән, узган ел Минзәлә театры бирегә Өметбаевның бюстын бүләк иткән иде. Бу зур эшләрдә башлап йөрүчә клуб мөдире Илсур абый Кәримуллин белән кабат күрешүгә шат булдык.” Гастрольләрнең максаты да Сабир Өметбаевның туган көне уңаеннан, ул 15 октябрьдә, традиция буенча, аның туган ягында очрашу иде”, диде театр директоры Илнур Гайниев. Өченче ноктабыз Биектау районы иде, анда да еш барылмый, матур, җылы каршы алып озатып калдылар.
Октябрь ахырында М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры балалар һәм өлкәннәр өчен,ноябрь башында Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры өлкән аудитория өчен Минзәләгә гастрольләр белән килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев