Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләнең өлкән буын вәкилләре Иске Яңа елны бәйрәм итте

Бәйрәм С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры бинасы фойесында узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

13 гыйнвар – иске стиль буенча Яңа елны каршылау көне. Бүген шул уңайдан Минзәлә районы ветераннар Советы өлкән яшьтәгеләр өчен бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева Яңа ел белән тәбрик итте.

Яңа ел чарасын ветераннар хоры үзләренең моңлы җырлары белән ачып җибәрде. Ветераннар Советы рәисе Фиразия Сафиуллина да килгән кунакларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде, матур теләкләр теләде.

3нче санлы ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко педагогия колледжы студентлары белән берлектә Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп килеп, кунакларның күңелен күрделәр. Район мәдәният сарае, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары да төрле персонажлар образына кереп кызыклы уеннар оештырдылар, биеделәр, җырладылар.

Әлеге бәйрәм чарасында район авыллары да читтә калмады. Яңа Мәлкән район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зөләйха Гыйләҗева, Дусай Кичү клубы мөдире Гөлнара Гайсина җитәкчелегендә шулай ук театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

Өлкәннәр ял итеп, ел буена җитәрлек позитив энергия һәм көч туплап, яхшы кәеф белән өйләренә таралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев