Минзәләнең өлкән яшьтәге спортчылары яшьләргә үрнәк күрсәтә
Район җыелма командасы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган республика ярышларында лаеклы чыгыш ясады
Инде традицион (быел 14нче) «Өченче яшь» спартакиадасында Минзәләнең намусын яклаган команда составына Фәния Григорьева (капитан), Радик һәм Рәмзия Нәҗмиевлар, Зөлфия Мусавирова, Әнвәр Камалов, Рафис Мөбарәкшин, Михаил Кукаркин, Хәниф Гәрәев, Венера Мурзакаева, Альфир Сафиуллин, Алексей Лучихин керде.
Фәния Григорьева өстәл теннисы буенча 2 урын, Зөлфия Мусавирова һәм Рафис Мөбарәкшин йөзү буенча 2 урын, Альфир Сафиуллин йөгерү буенча 2 урын яуладылар. Эстафетада Минзәлә командасы икенче булды.
— Безнең барлык катнашучылар да лаеклы чыгыш ясады, һәм аларны инде җиңүчеләр дип атарга була. Ярышларда катнашу өчен спортчыларыбыз яңа елдан ук әзерләнә башлаган иде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Алсу Ганиева.
Команданың ярышларга баруын Алсу Ганиева һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин оештырды.
Тренировкалар үткәрүдә «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ольга Ильина, «Олимп» спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисова ярдәм күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев