Минзәлә балалар сырхауханәсендә һәм Ленин паркында планерка узды
Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында: балалар поликлиникасында һәм Ленин паркында чираттагы планерка үткәрде.
Динара Шияпова
Балалар сырхауханәсендә эчке бизәү эшләре дәвам итә, җиһазлар комплектациясе уздырыла. Даими рәвештә өмәләр үткәрелә, бина территориясен чүп-чардан чистарталар. Район башлыгы скверда планлаштыруны үтәргә кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук район хастаханәсе ишегалдында агачлар кисүгә ревизия ясарга кушты.
Паркта брусчатка җәю төгәлләнде, сәхнә, беседка төзелде, эскәмияләр, урналар куелды. Этчеләр этләрне урамда йөртү өчен булдырылган мәйданчыкны бик уңай бәяләделәр. Хәзер агач идән җәю планлаштырыла, материал инде кайткан. Район башлыгы өмәләрне дәвам итәргә, территорияне чүп-чардан арындырырга, киселгән агачларны җыештырырга,төпләрен алырга, дамбаны чистартырга, куаклар кисәргә, куркынычсыз шәһәр буенча видеокүзәтү камераларын урнаштыру урыннарын билгеләргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев