Минзәлә егете Равил Сабыр роман язган һәм танылуга ирешкән
Әдәбият өлкәсендә Минзәлә ягы талантларга һәрвакыт бай булды.
Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"
Менә тагын бер яңалык.Якташыбыз Равил Сабыр, киеренке журналистика хезмәтеннән бушаган арада, роман язган икән. Һәм җиңүчеләр арасына эләккән. Ябык әдәби конкурсындагы роман жанрында аның "Фәхрине үтереп ташладылар" әсәре өченче урынны алган. Беренче урында танылган Зөлфәт Хәким (аны күпләр җырлары аша беләдер), икенче - телевидениядә эшләсә дә, язучылыкта үз сүзен әйткән Фирдүс Гыймалетдинов.Аның "Казан утлары" ндагы романын укый аласыз.
Равил Сабыр:
- Романымның танылуына мин бик шат. Анда авторлар псевдоним белән катнаштылар.Конкурс шартлары буенча, әсәр "Казан утлары" журналында басылыр дип өметләнәм. Номер санын Минзәлә районы газетасында хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев