Минзәлә гимназиясе баш мөхәррирләрне кабул итте
Кичә шәһәребезнең Минзәлә татар гимназиясе коллективы “Мәйдан” журналының һәм “Көмеш кыңгырау” газетасының мөхәррирләрен кунакка чакырды.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Алар гимназиядә укучы балалар белән очрашып газета һәм журнал турында фикер алыштылар. Гимназиядә укучы балалар газетага һәм җурналга язылырга кирәк һәм алар белән хезмәттәшлек итәргә дигән фикердә калдылар.
“Мәйдан” журналы битләрендә романнар, хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, драма әсәрләре, публицистик язмалар,Татарстан һәм татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы язмалар басыла. “Көмеш кыңгырау” газетасы журналлардан аермалы буларак, балалар һәм яшүсмерләр иҗатына күбрәк урын бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев