Минзәлә интернат-мәктәбе яңа уку елын яңа спорт мәйданчыгы белән башлап җибәрә
Мәйданчык- «Поколение-Ашан» хәйрия фондыннан бүләк
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ")
Минзәлә интернат-мәктәбендә яңа уку елын ачу тантанасы яңа спорт мәйданчыгында узды. Бу күптән көтелгән объект «Поколение-Ашан» хәйрия фонды ярдәме белән «Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше үсешенә ярдәм итү» хәйрия программасы кысаларында ачылды.
- Без илнең икътисадый үсешенә генә түгел, социаль үсешенә дә өлеш кертү өстендә эшлибез. Шуңа күрә Минзәлә интернат-мәктәбе безгә спорт мәйданчыгы төзү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәч, без шатланып әлеге эшкә алындык. Хәзер егет-кызларның күңелләренә хуш килгән спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды, - дип билгеләп үтте «Ашан Казан Көньяк» дирекциясе ассистенты Айгөл Фәйзуллина.
- Бу мәйданчык интернат-мәктәп өчен генә түгел, гомумән район өчен дә зур бүләк булып тора. Монда волейбол белән дә, футбол белән дә, баскетбол белән дә шөгыльләнеп була. Билгеле булганча, интернат-мәктәп укучылары спорт ярышларында зур уңышларга ирешәләр. Киләчәктә заманча спорт залы да төзергә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы Айдар Салахов һәм Айгөл Фәйзуллинага рәхмәт хаты тапшырды.
Шулай ук ул интернат-мәктәп укытучысы Рөстәм Хәмидуллинга Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы билгесен тапшырды.
Уку елын ачу вакытында беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшырылды. Ә Минзәлә интернат-мәктәбенең попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева беренче сыйныф укучыларына парталар бүләк итте. Инде күп еллар интернат-мәктәпкә хәйрия ярдәме күрсәтүче "Татэнерго"дан тагын бер бүләк-мәктәп укучылары өчен 300 мең сумнан артык бәялек киемнәр. Җирле бизнес та читтә калмады – «Футука кидс» компаниясе мәктәп өчен диван ясап биргән.
Мәктәп директоры Нурһади Гыйльфанов уку йортына даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә зур рәхмәт белдерде.
Яңа уку елын ачу һәм спорт мәйданчыгын ачу кысаларында «Юбилейный» спорт мәктәбенең аэробика бүлегендә тәрбияләнүчеләр (тренер - Светлана Шәрипова) чыгыш ясады, ә театрның режиссеры Дамир Самерханов яшь артистлар Миләүшә Шәяхмәтова һәм Нурлан Шәехов катнашында тамаша әзерләгән иде.
Исегезгә төшерәбез, бүген Минзәлә интернат-мәктәбендә шулай ук сыр ясау цехы да ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев