Минзәлә хастаханәсен медицина хезмәткәрләре белән комплектлау эше алып барыла
Минзәлә районында медицина хезмәткәрләрен үзәк район хастаханәсенә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына җәлеп итү өчен барлык шартлар да тудырырга тырышалар.
(Минзәлә, 21 август, «Минзәлә-информ”, Чулпан Шафикова). Район хастаханәсен һәм фельдшер-акушерлык пунктларын медицина хезмәткәрләре белән комплектлау эше көчәйтелә, бу хакта хакимият бинасында узган киңәшмәдә фикер алышынды.
Наил Мөбәрәкшин, Минзәлә үзәк хастаханәсенең баш табибы:
- Хәзерге вакытта урта медперсонал буенча кискен проблема юк. Бездә белгечләр белән тәэмин ителмәгән 3 ФАП бар – Юртау, Тупач һәм Дусай-кичү авылларында. Табибларга килгәндә, 68 ставканың, 48е тәэмин ителгән, 19ы берләшенгән. Район үзәк хастаханәсенә тар профильле белгечләр (офтальмолог, отоларинголог, онколог, психиатр, нарколог һ.б.) кирәк. Килгән белгечләрне торак белән тәэмин итә алабыз. «Земский доктор» программалары эшли – аның буенча табибларга 1000 000 сум түләнә, ә урта медперсонал өчен 500 000 сум каралган.
Медицина училищесы, РҮХ һәм авыл җирлекләре башлыклары максатка ирешү өчен тыгыз элемтәдә торачак.
Быел медицина училищесын тәмамлаган өч кеше (урта медперсонал) район үзәк хастаханәсенә эшкә кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев