Минзәлә мәчетендә Халыклар дуслыгы йорты эгидасында ифтар үткәрелде
Чарага Ак мәчет шәкертләре дә кунак булып килде.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә мәчетендәге чираттагы ифтар Халыклар дуслыгы йорты исеменнән үткәрелде. Шулай ук Минзәләдә яшәүче Айрат Габдрахманов һәм Лира ханым ифтарны үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр.
Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:
- Бүген гади генә ифтар булмады, аны халыкара, милләтара ифтар дип әйтсәк тә була. Күпчелек татарлар булса, арабыздан үзбәк, таҗик, кыргыз, милләтеннән булган мөселман кардәшләребез бар. Алар да ифтарлар үткәрәләр. Аерым чыгышы белән рус-немец нәселеннән булган Анатолий Шильны һәм Яр Чаллының Ак мәчетеннән килгән шәкертләрне атап узасым килә. Илһам күрше Мөслим егете булса, Арслан һәм Рамазан – башкорт туганнарыбыз. Дүшәмбе көнне әзербайҗанлы дин кардәшебез ифтар үткәрәчәк. Шулай нинди генә милләттән булуыбызга карамастан, әлһәмдуллилаһ, бергә җыелырга һәм шушындый матур бәйрәм үткәрергә насыйп булды.
Рузил Миңнеханов, Минзәлә районында Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе:
- Районыбызда Халыклар дуслыгы йорты 2021 елның октябрендә эшли башлады, администрация тарафыннан безгә бина бирелде. Хәзер алдыбызда аны капиталь төзекләндерү һәм эшләтеп җибәрү бурычы тора. Бина районыбызда яшәүче һәр милләтләрен сыендырачак. Без үз милләтебезнең дә, янәшәбездә яшәүче халыкларның мәдәниятләрен, традицияләрен белергә һәм үзара дус , тату яшәргә тиешбез.
Ифтар мәҗлесе ахырында Ак мәчет шәкерте Илһам Коръән аятьләре укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев