Минзәлә мәчетендә рухи сәламәтләндерү үзәге эшли
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә рухи сәламәтләндерү үзәге эшли

Рамазан ае тәмамлануга, Минзәлә мәчетендә кызлар өчен рухи сәламәтләндерү үзәге үз эшен башлап җибәрде. Дистәдән артык кыз бала йөрде үзәккә. Минзәлә мәчете шәкерте Исламия ханым Мәхмүтова балаларга тәмле ризыклар пешереп сыйлады.

Казаннан Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте Илһамова Эльвира кызы Камилә белән ялга кайтканнар, ул да вәгазьләр сөйләде.

Роза Котдус кызы намазда укыла торган сурәләр һәм догаларны кабатлатты, шулай ук гарәп әлифбасын кабатладылар.

-Олырак кызлар белән догаларны уен формасында өйрәндек, кечерәк балаларны Җиңү паркына ял итәргә алып бардык, - дип хәбәр итте ул безгә.

Дини белем алу өстенә, файдалы гамәлләргә дә вакытларын сарыф иттеләр. Мәчет каршында үскән чәчәкләрнең чүп үләннәрен утадылар. Үзәккә шәһәрнең 1нче, 2 нче, 3 нче мәктәп укучылары йөрде. Малайлар өчен рухи сәламәтләндерү үзәге август аенда эшләячәк.

Тупач авылында да балалар өчен мәчеттә әдәп һәм әхлак дәресләре оештырылды, ул әле дә дәвам итә. Бу турыда безгә авылның хатын-кызлар белән эшләүче Мәүлидә ханым хәбәр итте.


Нет комментариев