Быел коронавирус белән вәзгыять сәбәпле ифтарлар мәҗлес рәвешендә үткәрелмәгәнгә, Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарга авыз ачу өчен махсус ланчбокслар тарату турында карар кабул ителде.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") ТР Диния Нәзарәтенең "Зәкәт" фонды үткәрүче әлеге акция кысаларында күчтәнәчләр Минзәлә мөхтәсибәте тарафыннан да таратылды.
- Фонд тарафыннан Минзәлә мөселманнарына ифтар кылу өчен 100 данә ашамлык җыелмасы - ланчбокслар тапшырылды, - дип хәбәр итте "Минзәлә-информ" га Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков. - Минзәлә мәчетенә йөрүчеләр - шәһәр буенча, авыл имамнары - үз мәхәлләләрендә ураза тотучыларга һәм мохтаҗ, күпбалалы, ялгыз калган өлкән буынга таратты.
Рәмзил хәзрәт шулай ук ифтар кылдыруда катнашырга теләүчеләргә Минзәлә мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге барлыгын искәртте.
Нет комментариев