Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә патриотлары "Алга" батальонында хезмәт итәчәк

Бүген район хәрби комиссариаты ишек алдында контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән якташларыбызны тантаналы төстә Казанга озату чарасы булды.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Озату тантанасында чыгыш ясап, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Неля Бикеева, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән, райондашларыбызның хәрби хезмәттә барлык куелган бурычларны намус белән үтәүләренә ышаныч белдерде, өйләренә исән- сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Сергей Владимиров, район хәрби комиссары:
-Контракт хезмәтенә барырга теләк белдерүләре өчен мин аларга рәхмәтле.Алар чын патриотлар.
Казанга юл тоткан контрактникларны озатырга туганнары, дуслары килгән иде.
Хәрби хезмәткә киткән бер ир- егетнең әнисе:
-Улым илебезнең тынычлыгын яклауда хәрби буларак катнашасым килә дигәч, каршы төшә алмадык.Бурычын үтәп, исән- сау әйләнеп кайтуын теләп торачакбыз! 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев