Минзәлә педагогик көллиятендә “Татарча диктант” яздылар
Акциягә студентлар һәм укытучылардан тыш башка учреждениеләр вәкилләре дә кушылды.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте районда “Татарча диктант” акциясе үткәрелүнең төп мәйданчыкларының берсе булды. Биредә татар телен ничек белүләрен студентлар, укытучылар, шулай ук Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры вәкилләре һәм 5 нче санлы “Таңкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре тикшерделәр.
Диктант текстын Гомәр Бәшировның “Чишмә җыры ничек моң булды?” әсәреннән өзекне диктор буларак Минзәлә районы мәгариф бүлегенең методисты Нәсимә Шаһиева укыды.
Чараны педагогик көллияттә үткәрү өчен җаваплы булган әлеге уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Талипова:
- Әлеге диктантны бер ай дәвамында тикшереләчәк. Һәркем бланкны тутырганда язган мәгълүматлар аша диктант.татар сайтына кереп үзенең нәтиҗәләрен белә алачак, - дип хәбәр итте.
Илнур Гайниев, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры:
- Диктант язарга дип театрдан 10 кеше килдек. Шәхсән үзем диктантны соңгы тапкыр 11 сыйныфта язганмындыр. Әлеге акцияне бигрәк тә хәзерге балалар татарча язуны гына түгел, сөйләшүне дә авыр белгән, гел смартфоннарда утырган заманда бик кирәкле дип саныйм. Мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде, без киләчәктә дә бик теләп катнашачакбыз.
Рәмзилә Исакаева, 5 нче санлы “Таңкай” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе:
- Мин әлеге акциягә үземнең коллегам белән килдем. Диктантны бик теләп яздым. Әлеге чара туган телебезне ничек белүебезне тикшерер өчен, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен бик мөһим.
безнең өстәмә. Әлеге акция районыбызның барлык мәктәпләрендә дә үткәрелде. Мәсәлән, 1 нче мәктәптә безнең коллега Дифиза Нуриева язды. Ә “Минзәлә-информ”нең калган хезмәткәрләре диктантны эш урынында онлайн-форматта яздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев