Минзәлә район хастаханәсе скверында зур өмә
Минзәлә район үзәк хастаханәсе янәшәсендәге сквер 0,7 гектар мәйдан били. Биредә бүген шәһәр оешмалары, учреждениеләренең көче белән өмә оештырылды.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Мондый рәвештәге өмә әлеге территориядә өченче тапкыр үткәрелә. Өмәдә 20гә якын хезмәт коллективы катнашты.
Рамил Ягафаров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:
–Шәһәр оешмалары, учреждениеләре хезмәт коллективлары көче белән хастаханә скверы төзекләндерелә. Беренче чиратта ул кыргый агачлардан чистартыла. Бүгенге өмәдә 70кә якын кеше, 10 берәмлек техника катнашты. Минзәлә урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмткәрләре кискән агачларны башкалар техникага төяп барды. Техника белән ярдәм иткән АТП, 2 нче урта мәктәп, Идарәче компания, “Чиста шәһәр”, “Мензелинсксервис”, “Автострой”, коррекцион мәктәп җитәкчелегенә аеруча зур рәхмәт. Өмәдә катнашкан барлык коллективлар тырыш хезмәт куйды. Мондый өмәләр алга таба да һәр атнада оештырылачак.
Алмаз Шәймәрданов, район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары:
–Хастаханә скверы төзекләндерелүенә без бик шат. Биредә өмәләр һәр җомга оештырыла. Әлеге территория агачлардан чистартыла. Бүгенге өмәгә бездән 12 кеше чыкты. Дүрт сәгать эчендә күп эш башкарылды. Без дә бөтен көчебезне биреп эшләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев