Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы басуларыннан амбарларга 7847 тонна ашлык кайтарылды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,3 нче августка барлыгы борчак-883, көзге бодай-801, арпа 205 гектар мәйданда суктырып алынган.
Барлыгы 7847тонна ашлык амбарларга кайтарылды. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә көзге бодай суктыралар. “Заиковский” хуҗалыгы 100 гектарда борчак сугуны тәмамлады, “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре дә борчак суктыруны 90 процентка үтәделәр, 330 гектар көзге бодайны суктырып алдылар.Район буенча бер гектардан уртача 41,5центнер уңыш җыеп алына, ә республика буенча уртача уңыш 40,8 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 36 комбайн эшләде. 3 нче август көнне “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП комбайнчылары да көзге бодайны турыдан-туры суктыруга керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев