Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы БТИ белгечләре Гөлек авылында яшәүчеләр белән очрашты

Очрашу авыл клубында уза

 

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы БТИ хезмәте Урыс авыл җирлегендә яшәүче гражданнар белән очрашулар үткәрә башлады. Аларның тәүгесе Гөлек авылында оештырылды.

Реклама

Авыл халкы БТИ хезмәте җитәкчесе Татьяна Петровага җир участокларын, йортларны, җир пайларын, мирас булып калган милекне рәсмиләштерү буенча сораулар бирде.

Ильмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге башлыгы:

-  Гөлек авылында өстәмә бакча буларак кулланыла торган җирләр күп. Аларның күпчелегенең документлары юк. Документы булмаган җирдән файдалану дөрес түгел. Үзегезнеке булып саналган бакча җирләрегез кирәк икән, әлеге очрашу БТИ белгечләре белән документ ясарга зур мөмкинлек бирә. БТИ белгечләре белән очрашулар җирлегебезнең башка авылларында да үткәреләчәк. Аларның үткәрү вакыты һәм урыны турында алдан хәбәр бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев