Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнаша

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә VIII Бөтендөнья татар конгрессының пленар утырышы бара.

 Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Конгресста делегатлар буларак Мизәлә районы башлыгы Айдар Салахов, Минзәлә педагогик көллияте директоры Ренат Ибраһимов, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев катнашалар.

Реклама

Съездга чит илләрдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән 1500 делегат һәм мөхтәрәм кунак килде. Съезд эшчәнлеге һәм нәтиҗәләре турында Бөтендөнья Татар конгрессының Минзәлә районындагы вәкиле Ренат Ибраһимов белән газетабызның алдагы саннарында материал әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев