Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы хезмәтчәннәренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

Районыбызда республикабызның социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә үз өлешләрен керткән хезмәтчәннәр шактый.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

 Минзәлә районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер –министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шайхразиев  һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов  «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә керткән өлешләре өчен  «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Минзәлә-информ» филиалы редакторы Флера Мусина, «Туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюдҗет мәдәният учреҗдениесе фондларын саклаучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Бедарева, татар гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Роза Биктаһирова, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Муллинага тапшырды. Шулай ук ул «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» мәгълүмати билгесен(логотибын) актив кулланганы өчен эшмәкәр Дамир Каюмовка сертификат тапшырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев