Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы социаль тармак хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Социаль хезмәткәр көне уңаеннан район мәдәният сараенда "Игелекле һөнәр" дигән тантаналы чара булды.

(Флүрә Мусина, “Мензеля-информ”)
Социаль хезмәткәр һөнәре – җәмгыятьтә иң гуманлы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Әлеге өлкәдә үз энергияләрен, түземлекләрен һәм рухи көчләрен биргән, зур җаваплылык хисенә ия булган кешеләр хезмәт куя. Аларга зур җаваплылык йөкләнгән: тормыш авырлыкларына үзләре генә каршы тора алмаганнар, рухи һәм матди ярдәм таләп ителгәннәр турында кайгырту, ярдәм итү. Шушы өлкәдә хезмәт куючыларның игелекле һөнәр ияләре булулары, аларның түземлекләре, кайгыртучанлыклары концерт номерлары белән үрелеп барган бәйрәм чарасы барышында да, һәр учреждение әзерләгән видеороликларда да янә бер тапкыр чагылыш тапты.
Тантаналы чарада социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев үзе һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады.
–Сезнең һөнәрегез ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек һәм шәфкатьлелек кылуга, алар турында кайгыртуга юнәлтелгән. Бөтен көчегезне биргән хезмәтегез эшкә намуслы караш, зур сабырлык һәм игелек таләп итә. Сезнең ярдәмегез кешеләргә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш ситуациясен җиңүгә көч бирә. Район халкына социаль хезмәт күрсәтүче һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе һәм оптимизм, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык, бәхет телим, – диде ул.
Безнең районда өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, авыр хәлдә калган балаларга һәм гаиләләргә 155 кеше хезмәт куя, социаль яклау һәм компенсацион түләүләр бүлекләре һәм 4 социаль учреждение эшли. Үз вакытында пособиеләр һәм компенсацияләр түләнә, гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтләр спектры киңәйтелә, инновацион технологияләр кертелә.
Социаль хезмәткәрләр адресына, алар белән хезмәттәшлек итүчеләргә, хәйриячеләр адресына бу көнне бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының, райбашкарма комитетының, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары, дипломнары тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында ТРда хәйриячелекне үстерүгә керткән өлеше һәм волонтерлык эшчәнлеге, шәфкатьлелек традицияләрен саклаганы һәм халыкка ярдәме өчен “Ветер перемен” тренинг үзәге директоры Ольга Королева һәм “Мир без границ” иҗтимагый проекты координаторы Светлана Степановага ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев