Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар

Мәктәпләрдәге әлеге техниканы яңарту ТР Президенты инициативасы буенча тормышка ашырыла.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 
Бүген Минзәлә шәһәренең 2 нче санлы урта мәктәбе базасында ПАО АК БАРС БАНКның Минзәләдәге өстәмә офисы җитәкчесе Эльвира Юнусова Минзәлә районы мәктәпләре директорларына 170 яңа ноутбукка сертификатлар тапшырды. 
Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында Ак Барс Банк республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук тапшыра. Ноутбукларны яңарту буенча әле моңа кадәр тиңе булмаган әлеге программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм ул белем бирү өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән. 
“Яңа ноутбуклар алуыбызга без бик шат. Мин ышанам, әлеге техника уку процессын оештыруда зур ярдәм булачак”, – дип билгеләп үтте Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев. 
Шулай ук директорларны яңа ноутбуклар алу белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да тәбрик итте. 
Әлеге проектны банк ТР Цифрлаштыру министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук ICL компаниясе ярдәме белән тормышка ашыра. 
Белешмә өчен 
Ак Барс Банк 28 елдан артык клиентлар өчен эшли һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә. Банк өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләре өчен спонсорлык ярдәме күрсәтү – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Банкның төп игътибар үзәгендә белем бирү өлкәсе тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев