Минзәлә районы ягулык сезонына 100 процент әзер
Республикадагы 47 район арасыннан котельнялары көзге-кышкы ягулык сезонына тулысынча әзер булган 27се, шул исәптән Минзәлә районы кышкы ягулык сезонына әзерлек буенча паспорт алган.
(Минзәлә, 15 октябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Һәр райондагы мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәдәният, социаль объектларның, спорт корылмаларының көзге-кышкы ягулык сезонына әзерлеге буенча ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан атна саен мониторинг ясала.
Котельнялары көзге-кышкы ягулык сезонына тулысынча әзер булган районнарның җылылык белән тәэмин итү оешмаларына Ростехнадзор тарафыннан әзерлек паспортлары бирелә. Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә республикадагы 47 районның 27сенә, шул исәптән Минзәлә районына беренчеләрдән булып шундый паспортлар бирелүе хакында әйтелде. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр”АҖ – райондагы социаль, бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итүче оешма. Ул райондагы 118 котельняга хезмәт күрсәтә.
Рамил Ягафаров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе (комиссия рәисе):
– Быел безнең районның кышкы ягулык сезонына әзерлек паспорты алуы – мактауга лаек. Ягулык сезонын хәвеф-хәтәрсез үткәрү һәркемнең, бигрәк тә хезмәт күрсәтүче персоналның җаваплылыгына бәйле. Җылылык хуҗалыгы буенча җаваплы затларны, хезмәт күрсәтүче персоналны укыту оештырыла, заявкалар бирүне кичектермәскә кирәк, аннары аларга аттестация үткәреләчәк.
Тагын бер мөһим чара – район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә кышкы чорга кергәндә начар хәлдә яшәүче гаиләләрнең электр һәм җылылык җайланмаларының нинди хәлдә булуын, янгыннан саклану өчен урнаштырылган датчиклар, сигнализацияләрнең төзеклеген тикшереп-карап чыгарга йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев