Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында 4616 тонна ашлык суктырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 3679 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән борчак-6301, көзге бодай 3048 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 4616 тонна ашлык җыеп алынган.

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 12,5 центнер тәшкил итә. “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре-391 һәм “Заиковский” хуҗалыгы борчак суктыруны төгәлләделәр. "Калморза“хуҗалыгы 240 гектарда борчак суктырып алды, бу хуҗалыкта борчакның гектар төшеме уртача 24 центнер тәшкил итә.  “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе  423 гектар гәрчичнең 167 гектарын суктырып алды һәм һәр гектардан уртача 10 центнер гәрчич чыга. Игеннәрне урып-җыюда  “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Заиковский” хуҗалыгы һәм  “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсы  яхшы эшлиләр һәм аларда бу эш 15-38 әр процентта башкарылган.  Кичә районыбыз кырларында 33 комбайн эшләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев