Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында гошер тапшыру атналыгы үтә
Мәчеткә караганда, мохтаҗларга тапшыру дөресрәк булыр, диде имам-мөхтәсиб.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районында гошер тапшыру атналыгы уза.
Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:
- ТР Диния нәзарәте 25 сентябрь көнне гошер көне дип игълан итте. Без үзебездә гошер тапшыру атналыгы үткәрәбез. Шәһәрдә дә, авылларда да яшәүче мөселманнар гошер садакасын беренче чиратта үз яннарында яшәүче мохтаҗ, я берәр бәла-казага юлыккан кешеләргә тапшырсаннар иделәр. Алай кулайрак булыр. Инде алай килеп чыкмаганда безгә, мәчеткә та китереп бирсәләр дә була. Без аны үзебез таратачакбыз.
безнең белешмә
Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев